Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән Министрлар Кабинеты карарын имзалаган. Торак йортларны төзекләндерү 144,8 мең кешегә кагылачак.
Ә инде 2027 елда 690 йортны (3,7 миллион кв. м) капиталь ремонтлау карала. Моның өчен 8,11 миллиард сум кирәк булачак. 2028 елга исә 721 күпфатирлы йортны (гомуми мәйданы 4,0 миллион кв. м) төзекләндерү планлаштырыла. Чыгымы 8,46 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Ноябрь башына алынган мәгълүматлар буенча, республикада быелга йортларны төзекләндерү программасы 97 процентка үтәлгән инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез