Газетага язылу

Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсендә узачак

Бөтенроссия авыл Сабан туеның киләсе елда кайда үтәчәге билгеле булды. Милли бәйрәмне 2027 елда Оренбург өлкәсе кабул итәчәк.

 

Быелгы Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Дәхтәрни авылында уза. Бирегә Россиянең 38 төбәгеннән делегатлар җыелды.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул Сабан туен югары дәрәҗәдә оештырган Пенза өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм төбәктә милләтара татулыкны ныгыту юнәлешендәге эшне югары бәяләде.

Шулай ук республика җитәкчесе Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченкога алдагы сайлауларда уңышлар теләде. Ул Татарстан белән Пенза өлкәсенең күптәнге хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен билгеләп үтте һәм республикадан килгән делегациягә, шулай ук бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән Кукмара районына рәхмәтен җиткерде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре