Киләсе елда картлык буенча иң аз пенсиянең күпме булачагын әйттеләр

2026 елда картлык буенча минималь иминият пенсиясе күләме 14 287 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Известия» Плеханов исемендәге РЭУ профессоры Юлия Финогенова сүзләренә таянып яза.

Исегезгә төшерәбез: иминият пенсиясе – иң киң таралган пенсия төре. Ул пенсиягә чыгу яшенә җиткәч, инвалидлык буенча яки туендыручыны югалту очрагында бирелә. Әлеге пенсия күләме хезмәт стажына һәм эш хакы күләменә бәйле. Пенсия төп өлеше күләме белән шәхси пенсия коэффициенты (ИПК) суммасыннан тора.

«Иминият пенсиясен билгеләү өчен кимендә 30 ИПК туплау кирәк. 2025 елда бер ИПК бәясе 145,69 сум, ә төп күләм 8907,7 сум тәшкил иткәнлектән, ел азагына картлык буенча иминият пенсиясенең минималь күләме 13 278,4 сум тәшкил итте. 7,6 процентка артканнан соң ул 14 287,49 сумга җитәчәк», – дигән белгеч.

2026 елда, Россия Финанс министрлыгы күздә тотканча, 1 гыйнвардан пенсияләр вакытыннан алда ике сәбәп буенча индексацияләнәчәк. Финогенова аңлатып үткәнчә, пенсияләр 7,6 процентка арта. Фараздагы инфляция буенча индексация белән Россия Пенсия фондының 2025 елдагы кереме буенча индексацияне берләштерәчәк ул. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, инфляция чынбарлыкта 7,6 проценттан арткан очракта Хөкүмәт өстәмә индексация турында карар кабул итәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре