Газетага язылу

Киләсе елда Казан зоопаркына мөгезборын алып кайтырга җыеналар

2027 елда Казан зоопаркына мөгезборын алып кайтырга җыеналар.

Бу хакта журналистларга Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили хәбәр итте.

«Без сөйләшүләр алып барабыз. Безнең гадәти график буенча, зоопаркта өч айга бер яңа хайваннар барлыкка килә. Ләкин хәзер без бераз сулыш алачакбыз. Мөгезборын 2027 елда булыр дип уйлыйм», - дигән ул.

Шавлиашвили мөгезборынны да Африкадан алып кайтачакларын әйтте.

Сүз уңаеннан, кичә Казанга Намибиядән сигез жираф алып кайттылар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре