Казансу яры буенда, Кремль белән Киров дамбасы арасында, TatarSu курорт комплексы төзелә. Биредә кунакханә, бассейннар, пляж, спорт үзәге һәм мунчалар булачак. Төзелеш 2023 елның җәендә башланган. Проект шәһәр халкы һәм туристлар өчен уңайлы ял зонасы булдыруга исәпләнгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Төзелеш эшләре МЧСның Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бинасы белән Киров дамбасы күпере арасында алып барыла. Проектта пляж ясау өчен ком юдыру һәм актив ял өчен инфраструктура булдыру күздә тотылган. Территорияне үстерүнең мастер планын Татарстанның шәһәрләрне үстерү һәм киңлекләрне планлаштыру институтлары Казан мэриясе белән берлектә эшләгән.
Шулай ук уңайлы парковка урыннарын, пассажирларның таксидан төшүе өчен зоналар булдыру күздә тотыла. Территория Казан Кремлен саклау режимы таләпләренә туры китереп сакланачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез