Газетага язылу

Киләсе елда Казанда халыкара автомобильләр күргәзмәсе узачак

2026 елның 6-9 октябрендә Казанда Comtrans коммерцияле автомобильләр халыкара күргәзмәсе һәм форумы узачак.

Бу хакта күргәзмәнең һәм форумның директоры Роман Кузьмин әйтте.

“Очрашу урыны итеп Татарстанны сайлау очраклы түгел. Биредә куәтле сәнәгать базасы һәм зур үсеш алган транспорт инфраструктурасы бар”, – диде ул.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сүзләренә караганда, республиканың халыкара күргәзмәләр үткәрүдә бай тәҗрибәсе бар. “Шуңа күрә Татарстанда автомобильләр күргәзмәсе үткәрергә тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштык, – диде ул. – Татарстанда дүрт зур автомобиль җитештерүче – КАМАЗ, “Соллерс”, “Аурус” һәм “Раритэк” урнашкан. Моннан тыш, 60лап зур автомобиль компонентлары җитештерүче, 200ләп компонент җитештерүче бар. Республикада җитештерелгән продукциянең 10 процентка якыны машина төзелешенә туры килә”.

Очрашу урыны – “Казан Экспо”да. Тәүге чара 2000 елда Мәскәүдә узган. 2011 елдан аны ике елга бер тапкыр үткәрәләр. Татарстанда узачак күргәзмәдә 20 меңләп кеше катнашачак дип фаразлана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре