Йөртүче таныклыгы 10 елга бирелә. Шуннан соң аны алыштырырга кирәк. Юкса административ җәза чарасы каралган. “Татар-информ” 2026 елда кемнәрнең таныклыкны алыштырырга тиеш булуын искәртеп үткән.
Әйткәнебезчә, йөртүче таныклыгы 10 елга бирелә. Димәк, киләсе елда 2016 елда бирелгән таныклыкларның гамәлдә булу вакыты чыга. Нәкъ менә шул елда “права”лы булучылар аны киләсе елда алыштыра.
Икенчедән, документының срогы чыгып, автомат рәвештә өч елга озайтылу сәбәпле, аны алыштырмау мөмкинлегеннән файдаланучылар да таныклыкларын 2026 елда алыштырырга тиеш булачак. Исегезгә төшерәбез: 2022 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булу вакыты чыккан “права”лар 3 елга – 2025 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.
Моннан тыш шәхси мәгълүматлары үзгәргән яки сәламәтлегендә үзгәрешләр булган гражданнар да документларын алыштырырга тиеш булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез