Газетага язылу

Киләсе елда МРОТның 32 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин булуын әйттеләр

Россиядә киләсе елда хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) 31 меңнән 32,15 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның бәяләмәсенә караганда, соңгы елларда ничек үсүеннән чыгып фикер йөрткәндә, күрсәткеч 3,9 мең яки 5,05 мең сумга артырга мөмкин. МРОТның яңа күләме 2027 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, ә 2026 елның азагында расланачак.

Сафонов үзенең фаразын соңгы елларда МРОТның ничек үсүенә бәйләп корган. Күрсәткеч берничә тапкыр берьюлы берничә мең сумга арткан, шуңа күрә мондый үсеш темпы сакланган очракта МРОТ алга таба да артырга тиеш. Аның күләме үсүгә илдәге хезмәт хакларының гомуми артуы йогынты ясый.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә хезмәткә минималь түләү күләменең инфляциядән алданрак үсүен тәэмин итү бурычын йөкләде. 2030 елга МРОТ кимендә 35 мең сум тәшкил итәргә тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре