Түләүләр пенсионерның яшәү минимумы күләме үсүгә карап индексацияләнә.
2022 елда социаль пенсияләр 7,7 процентка артачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде, дип хәбәр итә “РИА Новости”.
– Социаль пенсия алдагы елда пенсионерның яшәү минимумы күләме үсүгә пропорциональ рәвештә индексацияләнә, – дип аңлаткан ведомство җитәкчесе.
Узган елда социаль пенсияләр 3,4 процентка үскән. Социаль пенсия “нормаль” пенсия алу өчен хезмәт стажы җитмәгән кешеләргә бирелә.
Арттырылган пенсия, 2022 елның алдагы айларын кертеп, 1 апрельдән бирелә башлаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез