Газетага язылу

Киләсе елда сыерлар тоту өчен бирелә торган субсидия күләме артырга мөмкин

“Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин быелның тугыз аенда фермерларда да, шәхси хуҗалыкларда да сыерлар саны кимүен әйтте.

— Бу тармакта фермер хуҗалыкларының бер өлеше ябылды. Бу, барыннан да элек, сөт бәяләренең һәм терлекләрне тоту чыгымнарының тәңгәл килмәве белән бәйле. Фермер һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм программаларына төзәтмәләр кертергә, чыгымнарның гомуми үсешенә туры килә торган субсидияләрнең сыгылмалы системасын күздә тотарга кирәк, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Әлеге мәсьәләләрне истә тотып, ул, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тәкъдимнәр әзерләвен хәбәр итте. Аерым алганда, бер сыерга бирелә торган субсидия күләмен, таналар сатып алуга тотылган чыгымнарны каплауны арттыру һәм башка ярдәм чаралары турында сүз бара.

— Хәзерге вакытта бу чаралар Финанс министрлыгында өйрәнелә. Һәм без ел башында тиешле карарлар кабул ителер, дип өметләнәбез. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм мәсьәләсендә башка район башлыкларына Кукмара, Балтач һәм Саба районнарын үрнәк итеп алырга кирәк. Барлык хуҗалыкларны да кулай бәядәге азык-төлек белән тәэмин итүне оештыру сорала, — дип мөрәҗәгать итте Әгъзам Гобәйдуллин район башлыкларына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре