Газетага язылу

Киләсе елда тарифлар артуга китергән сәбәпләрне атадылар

2026 елда ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да, коммуналь хезмәтләргә тарифлар ике этапта – 1 гыйнвардан һәм 1 октябрьдән артачак. Бу хакта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ренат Гайнетдинов әйтте.

– Ел башындагы индексацияләү өстәмә кыйммәткә салым сатвкасы артуы белән бәйле, – диде ул. – Тарифларны индексацияләүнең икенче этабы 1 июльдән 1 октябрьгә күчерелде. Ил Хөкүмәтенең бу хактагы карары 25 ноябрьдә кабул ителде. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты, федераль закон нигезедә, 2026 елдан республика территориясендә гамәлдә булачак барлык коммуналь хезмәтләргә тарифларны раслап бетерергә тиеш.

1 гыйнвардан коммуналь хезмәтләргә тарифлар бөтен ил күләмендә берүк дәрәҗәдә – 1,7 процентка кыйммәтләнәчәк. “Бу – өстәмә кыйммәткә салым ставкасы (НДС) 20дән 22 процентка кадәр арту белән бәйле”, – диде Ренат Гайнетдинов.  

Шул ук вакытта, гыйнварда коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең артуы тарифларны ел саен индексацияләү тәртибенә берничек тә тәэсир итмәячәк. Билгеле булганча, ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны инфляция күрсәткеченә карап елга бер тапкыр – 1 июльдән арттыралар. 2026 елда исә ул 1 октябрьгә күчереләчәк. Тарифлар бер ел эчендә икенче мәртәбә әнә шул көннән артачак. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда тарифлар 13,4 процентка артачак. Тарифлар артуның рәсми рәвештә расланган “мөмкин булган максималь тайпылыш” чиге дә бар. Ул – 4,8 процентны тәшкил итә.

– Еллык инфляция күрсәткечләрен исәпкә алып, 2026 елда коммуналь хезмәтләргә бәяләр уртача 5,7 процентка артачак. Бу – куллану бәяләре индексы үсеше фаразларына туры килә, – диде Тарифлар комитеты җитәкчесе.

Тарифларны исәпләгәндә, беренче чиратта Россиянең социаль-икътисадый үсеше фаразы исәпкә алынган. Аерым алганда, табигый газга күпләп сату бәяләре үсеше – 9,6 процентка, газны транспортлау бәясе үсеше – 11,6 процентка, электр энергиясенә бәяләр үсеше – 11,3 процентка, электр энергиясен тапшыруга тарифлар – 15,1 процентка. Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеш фаразында куллану бәяләре индексы 5,1 процент күләмендә билгеләнгән.

– Әлеге күрсәткечләр тарифларны исәпләгәндә искә алу мәҗбүри булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, билгеләнгән чикләр кысасында бер коммуналь хезмәткә тариф икенчесенә караганда сизелерлек артырга мөмкин, – диде Ренат Гайнетдинов.

Тарифлар үсешенә китергән башка сәбәпләр арасында – хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 20,7 процентка арттыруны, салым законнарын үзгәртүне, коммуналь инфраструктураны модернизацияләүне һәм яңа объектларны файдалануга тапшыруны атады ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре