Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2026 елга җәмәгать транспортында юл йөрүгә чик бәяләрне раслаган, дип яза «Реальное время». 1 гыйнвардан Казанда, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә җәмәгать транспортында бер тапкыр бару хакы 46 сум тәшкил итәчәк.
«Проездной» алучыларга ташламалы бәя – 36 сум сакланып кала. Минзәлә, Нурлат, Лениногорск, Зәй һәм Актанышта –33 сум.
Тарифларны билгеләүдә түбәндәгеләр исәпкә алынган:
• куллану бәяләренең 5,1 процентка артуы;
• ягулык бәясенең 10,4 процентка үсүе;
• электр энергиясенең 14,3 процентка кыйммәтләнүе;
• ремонт өчен материал һәм запас частьләрнең 11,7 процентка кыйммәтләнүе;
• МРОТның 20,7 процентка артуы;
• яңа автобус һәм троллейбусларны куллынылышка кертү чыгымнары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез