“Татар-информ” хәбәрчесе пенсионерларга түләү күләменең күпмегә артачагын белешкән.
Социаль пенсияләр күләме 1 апрельдән 6,8 процентка үсәчәк. Бу күрсәткеч фараздагы инфляция күрсәткеченә туры килә.
Исегезгә төшерәбез: социаль пенсиянең берничә төре була: картлык буенча, инвалидлык буенча, туендыручысын югалту буенча һәм ятим балаларга. Картлык буенча социаль пенсияне иминият пенсиясеннән мәхрүм калучылар ала. Аны алу өчен кимендә 15 еллык рәсми эш стажы, шулай ук кимендә 30 пенсия баллын туплау кирәк.
Социаль пенсияләр автомат рәвештә индексацияләнә, моның өчен бернинди дә документ тапшырырга кирәкми. 2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк. Пенсионер башка керемгә ия булмаса, социаль пенсиясен яшәү минимумы күләменә (киләсе елда Татарстанда 16 098 сум) җиткерү өчен, социаль өстәмә түләнә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез