Бюджет проектларында тиешле үзгәрешләр каралган, дип белдергән Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Парламентчы әйтүенчә, гыйнвар башыннан бердәм пособие күләмен 6,8 процентка арттыру көтелә. Балалар өчен федераль яшәү минимумы 19 620 сум икән, айлык түләү күләме, билгеләнгән ярдәмгә бәйле рәвештә, 9 810, 14 715 яки 19 620 сум булачак. Түләүнең тәгаен күләме төбәкнең балалар өчен яшәү минимумыннан чыгып билгеләнәчәк һәм аның 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк. Йөкле хатын-кызларга түләү төбәктә эшләүчеләр өчен билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Татарстанда 2027 елда бу күрсәткеч 18 740 сум тәшкил итәчәк.
“Түләү күләмен арттыру өчен гариза язып тапшырырга кирәк булмаячак – ул автомат рәвештә яңадан исәпләнеләчәк ”, – дип өстәгән Говырин. Социаль түләүләрне арттыруның чираттагы этабы 2027 елның 1 февраленә планлаштырылган. Депутат аңлатып үткәнчә, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 6,8 процентка индексацияләнсә, 28 450,45 сумнан 30 385,08 сумга җитәргә мөмкин. Бала карау буенча минималь түләү аена 10 669,64 сумнан 11 395,18 сумга җитәчәк.
Россия Хөкүмәте индексациянең тәгаен процентын, 2026 елгы йомгаклары буенча, инфляциядән чыгып билгеләячәк. Йөклелек һәм бала тудыру буенча иминият пособиесе күләме дә артачак. Говырин фаразына караганда, 140 көнлек мондый ял өчен иң зур түләү күләме 1,1 миллион сумнан артып китәчәк. Моннан тыш декрет ялы 2027 елда башланачак эшләүчеләрнең балага яшь ярымга җиткәнче максималь дәрәҗәдәге айлык түләү күләме 95,5 мең сумнан артып китәчәк. Түләү күләме аны алучының эш хакына бәйле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез