2026 елда ташламалардан файдалану хокукына ия булган хезмәт ветераннары саны артачак. Бу хакта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта кереме 20 меңнән кимрәк булган хезмәт ветераннары гына ташламаларга хокуклы. Болар – коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 процентын гына түләү, бушлай теш куйдырту, колак аппараты алу.
Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә бу җәһәттән яңа закон проекты гамәлгә кертелеп, узган атнада Дәүләт Советы сессиясендә каралды. Әлеге документ нигезендә, 1 гыйнвардан ташлама алу өчен хезмәт ветераннары кеременең чик күләме 23 мең сумга кадәр күтәрелә. Шулай итеп, 2026 елда кереме 20 мең сумнан түгел, ә инде 23 мең сумнан кимрәк булган хезмәт ветераннары социаль ярдәм чараларына хокуклы булачак. Бу исә ташламалардан файдаланучылар санын 50 процентка арттырачак. Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, тагын 64 мең кешегә әлеге ташламаларга хокук бирелә, дигән сүз.
Быел бу максатка бюджет чыгымнары 3 миллиард сумнан артыграк тәшкил иткән. Киләсе елда исә чыгым күләме 5 миллиард сумга кадәр җитәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез