Газетага язылу

Киләсе елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка 90 яшь тула

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасы вакытында Республиканың тарихи-мәдәни мирасын саклау буенча Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды тарафыннан зур системалы эш алып барылуын әйтте.

"Киләсе елда Татарстанның Беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улына 90 яшь тула", - диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, Минтимер Шәрипович Татарстан белән иң катлаулы елларда җитәкчелек иткән. Аның зирәклеге, эзлекле, баланслы сәясәте нәтиҗәсендә Татарстанда милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданнар татулыгы сакланып калынды, масштаблы социаль-икътисадый программалар тормышка ашырылды, аларның кайберләренең Россиядә әлегә кадәр аналоглары юк. Тузган торакны бетерү, тулысынча газлаштыру, социаль ипотека программаларын аерым басым ясап билгеләп үтте Миңнеханов. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре