Киләсе елда уртача пенсиянең күпме булачагы билгеле

2026 елда иминият пенсиясенең уртача күләме чама белән 2 мең сумга артып, 27,1 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «РИА Новости» Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

«Картлык буенча уртача пенсия күләме 2 мең сум чамасы артып, 27,1 мең сум тәшкил итәчәк», – диелгән хәбәрдә.

Пенсияләр түләүгә якынча 13 триллион сум җибәреләчәк. Иминият пенсияләре, соңгы елларда беренче тапкыр буларак, 1 гыйнвардан фараздагы инфляциядән зуррак дәрәҗәдә – 7,6 процентка индексацияләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре