Киләсе елдан Татарстанга иң кирәкле югары һәм урта һөнәри белемле белгечләр исемлеге яңартылачак. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән боерыкка кул куйган.
Шулай итеп, 1 гыйнвардан 751 белгечлек буенча кадрлар әзерли башлаячаклар. Яңа исемлектә техникум белгечлекләре берникадәр кимегән, вузныкы – арткан. Моңа кадәр анда 901 белгечлек булган.
2025 елдан бик кирәкле квалификацияле эшчеләр исемлегенә, әйтик, автомеханик, балта эшләре остасы, матрос, машинист, почта элемтәсе операторы, икмәк пешерүче, янгын сүндерүче кебек һөнәр ияләре эләккән. Урта буын белгечләр арасында актер, архитектор, агроном, балалар бакчасы тәрбиячесе, зоотехник кебек һөнәр ияләре күрсәтелгән. Ә инде югары белемле белгечлекләр арасында – агрономия, акушерлык һәм гинекология, кунакханә эше, корабль төзү, суднолар йөртү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез