Татарстанда бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча белем алучы студентлар 2026 елның 1 гыйнварыннан 2,2 мең сум күләмендә стипендия алачак.
Фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендәге дәүләт учреждениеләре аспирантларының стипендиясе иң зур күләмдә билгеләнгән – 8,3 мең сум. Республика Хөкүмәтенең бу җәһәттән карары хокукый порталда урнаштырылган.
Документ нигезендә, моңа кадәр 2024-2026 елларга гади студентларның стипендия күләме 2 176 сум, аспирантлар һәм ординаторларныкы – 2 974 тәшкил иткән.
Моннан тыш 2028 елга стипендияләрне әкренләп үстерү күздә тотыла. Шул рәвешле бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укучылар – 2 546 сум, аспиратлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерлар 3 480 сум алачак. Студентларның калган төркемнәре өчен дә түләүләр бераз артачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез