Газетага язылу

Киләсе елдан утильләштерү җыемы 10-20 процентка артачак

Россиядә 2027 елның 1 гыйнварыннан, техника төренә бәйле рәвештә, утильләштерү җыемы ставкалары 10-20 процентка артачак.

Бу хакта Autonews.ru Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәренә таянып яза. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, инде 2024 елда ук расланган озак сроклы индексациянең чираттагы адымы бу.

Ставкаларны этаплап арттыру сәнәгатьтә уртак проектларны гамәлгә ашыру, Россиядә автомобиль җитештерү производстволарын оештыруга кызыксыну тудыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Төп максатлардан берсе – чит илләр партнерлары “ташлаган” барлык автозаводларда диярлек җитештерүне торгызу.

Министрлыктан хәбәр ителгәнчә, илдә җиңел автомобильләрнең 20дән артыграк бренды, 50дән күбрәк моделе (шул исәптән Haval, Tenet, Volga, Москвич, Evolute, Атом, Sollers, Senat һ.б.) җитештерелә. Шулай ук Россиянең дистәләрчә бренды коммерция һәм җәмәгать транспорты сегментларын били.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре