Газетага язылу

Киләсе елдан вейп сатуны тулысынча тыячаклар

Россия төбәкләренә киләсе елдан вейп сатуны тулысынча тыю хокукы бирелә. Дәүләт Думасы бу җәһәттән законга төзәтмә кабул иткән.

Яңалык сынау рәвешендә 5 ел – 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның мартына кадәр гамәлдә булачак. Сынау йомгаклары буенча кертелгән чикләүләрнең нәтиҗәсен анализлау күздә тотыла.

 

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, әлеге карар халыкның теләген исәпкә алып кабул ителгән. Сораштыруда катнашучыларның 74 проценты чамасы вейп сатуны тулысынча тыюны хуплаган. Аның әйтүенчә, электрон тәмәке гадәтиеннән хуш исле матдәләре белән аерылып тора. Ә хуш ис үсмерләрнең бик тиз ияләшүенә китереп, сәламәтлекләренә зур зыян сала. Аның сүзләренә караганда, кайбер төбәкләр үзләренә биреләчәк хокуктан файдаланырга әзер дә икән инде.

 

«Әлеге өлкәдә тәртип салыначагына, балаларыбызны зарарлы гадәтләрдән саклаячагыбызга ышанам. Ә бу – үсеп килүче буынның сәламәтлеген кайгырту дигән сүз», – ди Володин.


Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре