Газетага язылу

Киләсе елга бала карау буенча максималь пособие 95,5 мең сумнан артып китәчәк

Эшләүче россиялеләр өчен бала карау буенча айлык пособиенең максималь күләме 2027 елда 95,5 мең сумнан артып китәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгында хәбәр иттеләр, дип хәбәр итә «РИА Новости» сылтама белән «Татар-информ».

Мондый сумманы бала карау буенча отпусклары 2027 елда башланачак ата-аналар ала алачак. Чагыштыру өчен: 2026 елда пособиенең максималь күләме аена 83 мең сум тәшкил иткән.

2027 елда Россиянең социаль фонды вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча түләүләргә барлыгы 1,6 трлн сумга якын акча җибәрергә планлаштыра.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре