• Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграм каналы

"Киләсе елга җитди планнар": Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районы аграрийларының эшен бәяләде

Бүген Татарстан Рәисе Минзәлә районында булды һәм җирле аграрийларның эшен бәяләде. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Уңыш гектардан 50 центнерга якын, республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Районда терлекчелек тә үсә, савым күрсәткечләре яхшы, киләсе елга планнар җитди, — ди Татарстан Республикасы Рәисе.

Миңнеханов сүзләренчә, Минзәлә районы тулаем алганда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Аларга Татарстан Республикасы Рәисе урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре