Газетага язылу

Киләсе елга республика бюджеты турында закон проекты кабул ителде

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында депутатлар икенче уклышта карау өчен әзерләнгән 2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына бюджет турындагы закон проектын өченче һәм соңгы укылышта кабул итте.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, 2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектына регламент срокларында 371 төзәтмә кергән, шулардан 339 төзәтмә – Министрлар Кабинетыннан һәм 17 төзәтмә – КПРФ фракциясеннән, 15 төзәтмә – комитет әгъзаларыннан. КПРФ фракциясе төзәтмәләре коммунистлар тарафыннан кире алынган, чөнки фракция әгъзаларының тәкъдимнәре закон проектында чагылыш тапкан.

“Комитет утырышына кадәр барлык төзәтмәләр республика Хөкүмәте һәм парламенты, финанс министрлыгы һәм икътисад министрлыгы тарафыннан игътибар белән өйрәнелде һәм эшләнде”, – диде Леонид Якунин. Утырышта депутатлар барлык төзәтмәләрне исәпкә алып, закон проектын өченче һәм соңгы укылышта кабул итү өчен тавыш бирде. “Әйдәгез, кул чабыйк!” – диде бу уңайдан утырышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре