Рәмзия МӨХЕТДИНОВА, Татарстан буенча 6 номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы:
– 2026 елның 1 гыйнварыннан салым органында исәпкә кую турындагы таныклык бетереләчәк. Физик затлар өчен исәпкә куюны Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) өземтә (выписка) раслаячак. Өземтәгә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куелачак һәм ул салым органы мөһере белән расланган кәгазь документка тиң булачак. Шул ук вакытта, моңа кадәр бирелгән таныклыкларны алмаштырырга кирәкми, алар үз көчендә калачак. Салым органында исәпкә кую һәм исәптән төшерүгә бәйле, 2026 елның 1 гыйнварына кадәр башланган һәм әлеге датадан соң тәмамланган эшләр буенча кәгазь документ урынына өземтә биреләчәк. Үзеңнең ИННны белү һәм өземтә алу өчен, Россия Салым федераль хезмәте сайтындагы «Физик затларның ИННнары турында мәгълүмат» хезмәтеннән файдаланырга мөмкин. ЕГРНнан алган өземтәдә кешенең исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне һәм ИННы турында мәгълүмат булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез