"Уртак тырышлык белән без республиканың алга таба да үсешен тәэмин итүче тотрыклы документ әзерләдек. Беренче укылышта кабул ителгән закон проектына барлыгы 342 төзәтмә кертелде. Шул исәптән, 324 төзәтмә – Татарстан Министрлар Кабинетыннан, 16 төзәтмә – КПРФан, 2 төзәтмә – Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитетыннан”, – диде Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин.
2026 елга республика бюджеты керемнәре – 552,2 млрд сум, чыгымнар – 566 млрд сумнан артык, бюджет кытлыгы – 13,8 млрд сум күләмендә фаразлана.
2027 елда бюджет керемнәре – 578,9 млрд сум, чыгымнар – 595,8 млрд сум, бюджет кытлыгы – 16,9 млрд сум күләмендә көтелә.
2028 елга бюджет керемнәре – 620,9 млрд сум, чыгымнар – 639,6 млрд сум, бюджет кытлыгы – 18,7 млрд сум күләмендә көтелә.
Моңа кадәр Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, киләсе елда республика федераль бюджеттан – 50,3 млрд сум, 2027 елда – 42,9 млрд сум, 2028 елда – 46,6 млрд сум алачак.
Утырышта депутатлар Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектын да икенче һәм өченче укылышта кабул итте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез