«Киләсе елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 28 мең 935 сумга кадәр артачак», – дип белдерде Силуанов Федерация Советында 2027-2029 елларга РФ Федераль бюджеты проекты параметрлары турында парламент тыңлауларында.
Ул билгеләп үткәнчә, 2030 елга минималь хезмәт хакын 35 мең сум күләмендә тәэмин итү буенча Президент куйган бурыч үтәләчәк. «Бу – аз керемле хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары үсешен тизләтергә мөмкинлек бирәчәк», – дип өстәде Силуанов.
«Яшәү минимумы 6,8 процентка артачак һәм 20 227 сум тәшкил итәчәк. Бу күрсәткечтән чыгып билгеләнә торган пособиеләр, социаль түләүләр күләмен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип хәбәр итте Силуанов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез