Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты фаразларына караганда, 2024 елның 1 июленнән халык өчен “зәңгәр ягулык”ның бер куб метры 11,2 процентка индексацияләнеп, 7,54 сумга җитәчәк.
– 2023 елда Татарстан халык өчен газ тарифлары буенча ил төбәкләре арасында арттан дүртенче урында иде, – диде дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев бу хакта сөйләгәндә.
Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ул “зәңгәр ягулык” бәясенең нәрсәләрдән җыелуын да аңлатты.
– Халык өчен табигый газның ваклап сату хакы чималны күмәртәләп сату бәясе, аны транспортлау тарифлары һәм тәэмин итү-сату хезмәтләре өчен түләүләрдән чыгып билгеләнә. Аларны Монополиягә каршы федераль хезмәт раслый, – диде ул.
Шул рәвешле, киләсе елның җәендә “зәңгәр ягулык”ның бер куб метры 76 тиенгә артачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез