Россиядә киләсе озын яллар 12 июньнән 15 июньгә кадәр булачак. Бу хакта «Работа.ру» сервисының персонал һәм сервисны үстерү буенча директоры Юлия Санина сүзләренә сылтама белән «РИА Новости» яза.
Аның сүзләренчә, өстәмә ял 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү һәм хөкүмәт карары нигезендә 8 март шимбә ялын 13 июньгә җомгага күчерелү белән бәйле.
Бәйрәм көннәре алдыннан эш атнасы 9 июньнән 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук 11 июньдә кыскартылган эш көне булачак – хезмәткәрләр эштән бер сәгатькә иртәрәк китәчәк. Июньдә барлыгы 19 эш көне планлаштырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез