Газетага язылу

Киләсе уку елыннан вузларга кабул итү тәртибен үзгәртергә җыеналар

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе уку елыннан югары уку йортларына кабул итү тәртибен үзгәртергә тәкъдим иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Ведомстводан хәбәр ителгәнчә, Россия университетларына кабул итү тәртибенә һәм Вузга керү сынаулары исемлегенә үзгәрешләр проектын әзерләгәннәр. Аерым алганда, физика буенча имтиханны мәҗбүри тапшыруны күздә тоткан юнәлешләр саны артачак, өстәмә БДИне уңышлы тапшырган өчен бонус баллары биреләчәк. Шулай итеп, министрлыкта физика фәнен тапшыруны таләп иткән белгечлекләр исемлеген киңәйтү тәкъдим ителә. Хәзер вузларга күп кенә очракларда фәннәрне сайлау мөмкинлеге бирелсә, киләчәктә физика 37 юнәлеш буенча укырга керү өчен мәҗбүригә әйләнәчәк. Алар арасында – машина төзүгә бәйле барлык белгечлекләр. Тагын бер яңалык – моңа кадәр югары уку йортлары тарих белән җәмгыять белеме арасыннан икесенең берсен сайлап алу мөмкинлегенә ия булган белгечлекләр буенча тарих мәҗбүри имтиханга әйләнәчәк. Мәгълүмат иминлеге программасы буенча укырга керергә ниятләүчеләр исә профильле математиканы мәҗбүри тапшырырга тиеш булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре