Кесәне чистартмау
Керне барабанга салганчы, барлык кесәләрне барлап чыгарга кирәк. Анда онытылып калган тимер акча, ачкыч, кәгазь кебек әйберләр машинаның тизрәк «картаю»ына китерә.
Керне аз салу
Барабан, аз-маз гына кер юганда, ныграк селкенә. Мондый хәлнең һаман саен кабатланып торуы агрегатның ныклыгын киметә. Шуңа күрә аны кер белән тулысынча тутыру таләп ителә.
Ял иттермәү
Кер күп җыелып, машинаны рәттән ике-өч тапкыр кабызырга кирәк булса, нишләргә? Бер тапкыр юганнан соң, 15–20 минут көтеп торырга кирәк. Машинага да, «хәлләнеп алу» өчен, бераз ял кирәк. Бигрәк тә кер бик кайнар суда озак юылган очракта.
Суны йомшартмау
Каты су машинаның эчке механизмнарына кырын суга. Шуңа күрә аны махсус порошок-сыекча ярдәмендә йомшарту хәерлерәк. Юкса юшкын техниканың тизрәк тузуына китерәчәк.
Чистартмау
Юып бетергәч, барабанның резинадан эшләнгән манжетын, кер порошогы тартмасын корытып сөртергә кирәк. Керне бик еш юучыларга 2–3 айга бер мәртәбә пычрак суны агызу өчен билгеләнгән насос фильтрын чистарту киңәш ителә. Аста уң якта кечкенә генә тишекне ачып чистартыла ул. Йон-чәчтән алып, кесәдә онытылып калган тимер акча-фәлән – барысы да шунда җыела.
Дөрес ачмау
Гадәттә хуҗабикәләрнең күбесе, җилләнеп торсын, дип, барабанның ишеген ачык калдыра. Ә порошок һәм кондиционер тартмасын, киресенчә, шапылдатып ябып куя. Ләкин белгечләр нәкъ менә киресен эшләргә киңәш итә. Машина көйле эшләсен өчен, кер порошогы тартмасын кимендә бер тәүлек киптерергә, ә барабанны, сөрткәч, ишеген ябып куярга кирәк.
Порошокны күп салу
Никадәр күбрәк салсаң, кер шулкадәр чистарак юылачак, дип уйлау дөрес түгел. Күпкә китсә, киресенчә, порошок киемнән чыгып бетмәскә һәм таплар калдырырга мөмкин. Шул ук вакытта аны күп салу сәбәпле суның бик нык күбекләнүе агрегатның насосы һәм двигателенә көч китерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез