Замана хуҗабикәләре ансыз тормышын күз алдына да китерми. Халык телендә «килен» дип йөртелгән кер юу машинасы турында сүзебез. Бик файдалы, әмма кайчак көйсезләнә торган техника. Ә инженерлар яңаларын уйлап табып тора. Сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Белгечләрнең бу җәһәттән киңәш-фикерләрен тәкъдим итәбез.
Зур тизлектә сыгу режимы
Беренче карашка, барабанның тиз әйләнүе керне бик корытып сыгу мөмкинлеге бирә кебек. Чынында минутына 1500 әйләнеш тизлегендә сыгылган кер 800 әйләнешендә сыгылганыннан әллә ни аерылмый. Аның каравы күбрәк бөгәрләнә. Өстәвенә зур тизлектә сыгылган кер тиз туза, мондый режимда электр уты да күбрәк «ашала». Димәк, бу функциянең бернинди дә өстенлеге юк.
Югары температура режимы
Хәзерге порошок-гельләр су температурасы 30–40 градус булганда да керне әйбәт юа. Шуңа күрә, кайнауга якын дәрәҗәдәге югары температурада кер чистарак юыла, дигән фикер дөрес түгел. Әйе, эчке киемне, җәймә, юрган тышлыгы кебек урын-җир кирәк-ярагын, сөлгеләрне дезинфекцияләү өчен әйбәт анысы. Ләкин аларны барыбер үтүклибез бит. Шулай икән, дезинфекцияләп торудан мәгънә юк. Инде килеп, бик кайнар су тукыманы төссезләндерә, тизрәк тузуына китерә.
Тутыкмас корычтан үтә нык барабан
Кер машинасы барабаны бик сирәк очракларда гына ватылырга мөмкин. Гадәттә электроникасы, насослары, су җылыткычы, барабандагы подшипнигы сафтан чыга. Һәрхәлдә, барабанның «гомер»е машинаныкыннан озынрак була. Хәтта пластик бакларның да хезмәт итү срогы – 30 ел һәм аннан күбрәк. Шул ук вакытта пластигының тавышы, дөбердәве кимрәк була, керне дә кыстырып өзми. Әле электр утын да азрак «ашауга» китерә.
Җиңелчә үтүкләү режимы
Моның өчен машина суны күбрәк тота һәм керне җиңелчә генә сыга. Нәтиҗәдә кер, чыннан да, нык бөгәрләнми. Ләкин юешрәк кала, порошогы һәм хәтта пычрак таплары да юылып бетми. Үтүкләү мәшәкатеннән котылу керне начаррак юу, суны күбрәк тотуга китерә икән, мондый функциянең кирәге ташка үлчим дәрәҗәсендә генә.
Көмеш белән юу
Мондый «сәләт»нең асылы шунда: машинадагы су, көмеш пластиналар белән «элемтә»гә кереп, көмеш ионнарын сеңдерә һәм шуның нәтиҗәсендә керне зарарсызландыра. Чынында машинадагы су ионлашырга өлгермичә кала, чөнки моның өчен көмеш белән бик озак «элемтәдә тору» таләп ителә. Кыскасы, «серебряная стирка» режимы кулланучыны купшы сүзләр белән алдауга гына кайтып кала.
Кул белән юу
Кайбер машиналарда шундый режим каралган. Ләкин «саклык белән юу» (щадящий) режимын – ә ул күпчелек машинада бар – кабатлау гына бу. Димәк, монысы да – «акча тозагы» гына.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез