Газетага язылу

Киңәшле эш таркалмас

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламенттагы комитет җитәкчеләре һәм алар карамагындагы эксперт советлары башлыклары белән очрашты. Очрашуда документ кабул иткәнче җиде кат үлчәү, төрле фикерләрне ишетү кирәклеге турында сөйләштеләр.

Хәзерге вакытта парламенттагы сигез комитетның барысы карамагында да эксперт советлары бар. Алар Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме белән бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшләгән чорда төзелде. Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни учреждение вәкилләре һәм тармак белгечләре көн кадагындагы мәсьәләләр турында фикер алыша. «Ун ел эчендә эксперт советлары үзләренең нәтиҗәле булуын исбатлады», – диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин аларның вәкаләтләрен киңәйтергә һәм Дәүләт Советы комитетларына үз юнәлешләре буенча эш төркемнәре булдыру хокукы бирергә тәкъдим итте. Монысы исә яңа тәкъдимнәр ишетергә мөмкинлек бирәчәк, дип өметләнәләр. Очрашуда эксперт советлары әгъзаларын яңартып тору турында сөйләштеләр.

Парламент башлыгы фикеренчә, эксперт советлары составына җирле депутатларны кертү дә комачау итмәс. «Безгә муниципалитетлардан фикер ишетү мөһим, һәркайсының үзенчәлекләре бар. Без алар белән турыдан-туры элемтәдә булыр идек һәм алардан Дәүләт Советына фикер алышуга чыгарыла торган теге яки бу документ буенча мәгълүмат алыр идек», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, закон проектын эшләүдә экспертлар һәм тәҗрибәле белгечләр никадәр күбрәк катнашса, республикада эшли торган законнар шулкадәр нәтиҗәлерәк һәм тормышчанрак булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре