Кичә, 26 октябрь көнне, Татарстан Югары суды Чаллыда яшәүче 50 яшьлек ирне «кеше үтерү», «кеше үтерү белән янау» һәм «мәрхүмнең гәүдәсен мәсхәрәләү» дигән өч җинаять маддәсе буенча гаепле дип тапты. Бу хакта kazan.kp.ru хәбәр итә.
- Дәүләт гаепләүчесенең фикере белән килешеп, суд ирне 13,5 елга катгый режимлы колониягә хөкем итте. Бу карар әлегә законлы көченә кермәгән, - дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасында.
Узган елның декабрендә Чаллыда исерек ир Гайдар урамындагы сөеклесе фатирына килә. Ул килгәндә хатын янында аның элеккеге "мәхәббәте" була.
Ике кавалер арасында хатын өчен сугыш башлана. Моңа кадәр дә хөкем ителгән көнче ир көндәшенә суга, типкәли, аннары чүкеч һәм металл кисәге алып, үтергәнче кыйный. Моның белән генә канәгать булмыйча, үлгән ирнең җенес әгъзасын кисеп ала. Ярсыган ир хатынга үтерү белән янап, чыгып китә.
Фаҗига булган йорт территориясен полиция хезмәткәрләре тикшерә башлыйлар. Алар башта гаепләнүче тарафыннан киселгән әгъзаны тапканнар. Ул аны җирле балалар бакчасы янындагы чыршы төбенә ташлап киткән була. Озакламый җинаятьченең эзенә төшеп, аны кулга алганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез