Газетага язылу

«Китап»ка 5 яшь: «Татар әдәбиятын тыңлауны модага керткән радио»

Башкалабызда 98,6 FM ешлыгында эфирга чыга торган «Китап» радиосы, 5 яшьлек юбилее уңаеннан, тугры тыңлаучыларын Казанның Филармония концертлар залына җыйды.

«Китап»ка 5 яшь: «Татар әдәбиятын тыңлауны модага керткән радио»
Татар информ / Салават Камалетдинов

Телефоннарны читкә куеп ук булмаса да, моңлы җырлар, матур шигырьләр тыңлап ял иттек бәйрәм кичендә. Радионың максаты да шул бит: гаджетлар йогынтысында әдәбияттан читләшә барган халыкны китапка кире кайтару. Эшкә барасыңмы, зур юлга кузгаласыңмы, өйдә нәрсә беләндер мәшгульме – рәхәтләнеп «Китап»ны тыңлый-тыңлый, вакыт узганын сизми дә каласың.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә дә, «Китап» радиосын тыңлаучылар көн дәвамында татар әдәбиятын ишетеп моңлана, ләззәтләнә. «Китап» радиосының уникальлеге – һәр татарга якын, барчабызга таныш җырлар-моңнар матур әдәбият үрнәкләре, шигырьләр, хикәяләр, зур күләмле әсәрләр белән үрелеп баруда. Татар әдәбиятын тыңлауны модага керткән радио бу», – ди Шамил Садыйков.

Радионы туган көне белән котларга татар эстрадасының легендар җырчылары белән бергә яшь артистлар да килгән иде. Асаф Вәлиев, Рөстәм Закиров, Зөһрә Шәрифуллина, Сәгыйть Гыйбашев, Зәйнәп Фәрхетдинова, ИлСаф, Айдар Фәйзрахманов, Закир Шаһбан, Вадим Захаров, Филүс Каһиров җырларына кушылып моңландык та, радио тавышы булган театр артистлары, шагыйрәләр сөйләгән шигырьләрне тыңлап, балачакка да кайттык, күңелдәге сагыну хисләрен дә яңарттык.

Шушы 5 ел эчендә радио редакциясе, Татарстан театрларының иң танылган актерлары тавышы белән 1,5 мең сәгатьтән артык аудиоәсәр, 2 меңнән артык шигырь яздырып, эфирга биргән. Аудитория ягыннан да, «Китап» радиосы – республикада иң җитез аудитория җыйган массакүләм мәгълүмат чараларыннан берсе. Әйтик, социаль челтәрләрдә аның 100 меңнән артык язылучысы бар. Аудиокитапларны тыңлау саны («Телеграм»да, «ВКонтакте», «Дзен» сайтларында, YouTube видеохостингында) 5 елда 10 миллионнан артып киткән. Бу саннар көн саен тулылана гына бара.

ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев та радионың тыңлаучылары артуын теләде һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның котлавын җиткерде. «Татар – гомер-гомергә китаплы, укымышлы халык. Ил-көндә нинди генә вазгыять булса да, әби-бабаларбыз китаптан аерылмаган, әсәрләрне балаларга яттан сөйләгән. Шул рәвешле халкыбызның зыялылыгын, тәҗрибәсен, тәрбиясен буыннан-буынга тапшырганнар. Әдәбиятны, тарихыбызны, рухи кыйммәтләребезне саклауга ярдәм иткәннәр. «Китап» радиосы чыннан да уникаль. Ул гасырлар дәвамында иҗат ителгән, кулдан-кулга күчеп килгән әдәбият үрнәкләрен яңгырату белән беррәттән, бүгенге көн авторлары әсәрләрен дә популярлаштыра. Татарны аңлы, белемле итү юнәлешендә үз өлешен кертә», – диелә котлауда.

5 ел эчендә гаҗәеп бай мирас туплаган радио әле тагын бик күп еллар дәвамында һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм китап алып керсен.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре