Ул тавышланышканнан соң өеннән чыгып киткән.
Түбән Кама шәһәрендә инде бер ай чамасы 17 яшьлек Анна Похорованы эзлиләр. Ул 28 гыйнварда Менделеев урамындагы 36нчы йорттан чыгып киткән. Кайда икәнлеге әлегәчә билгесез, дип яза “Челнинские известия”.
Билгеләре: буе 160 см, ябык гәүдәле, саргыт чәчле, коңгырт күзле.
Капюшонлы кыска куртка, кара джинсы, ак төстәге кыска итек кигән, аксыл төстәге сумкасы булырга тиеш.
Югалган кыз турында ниндидер мәгълүматларга ия булучылардан 112, 9172619171 телефонары аша шалтыратып хәбәр итү сорала.
Эзләүчеләр “Челнинские известия”гә хәбәр иткәнчә, кыз бераз тавышланышып алганнан соң өеннән чыгып киткән, әледән-әле элемтәгә кергәли, ләкин аның өенә кайтасы килми. Эзләү дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез