Костромада укучы малай үзенең 12 яшьлек сабакташын үтергән. Җинаять эше кузгатылган, әмма баланы хөкем итә алмаячаклар - аңа 14 яшь юк. Бу турыда "Лента.ру " Россия Тикшерү комитетының региональ идарәсенең рәсми вәкиле Ольга Вакуровага сылтама белән яза.
10 октябрьдә мәктәп укучысы кич белән өенә кайтмагач, әти-әниләре нәрсәдер булгандыр дип полиция хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Аны якыннары һәм полиция хезмәткәрләре эзли башлый. Шулай ук тикшерүчеләр, криминалистлар һәм «Лиза Алерт» отряды волонтерлары җәлеп ителә.
Балигъ булмаган баланың гәүдәсе күпфатирлы йортның бер подъездында яраланган килеш табылган.
Полиция баланы сыйныфташы үтергәнен тиз ачыклый. Ләкин Россия законнары буенча, 14 яшькә кадәр малайны җинаять җаваплылыгына тартып булмый. Аның белән тиешле белгечләр аралаша.
Баланың яшәү һәм тәрбияләү шартлары тикшереләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез