КНИТУ-КАИда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узды

Уку йортында хәтер һәм кайгы көненә багышланган чараларга йомгак ясалды. Биредә « Икенче бөтендөнья сугышы һәм Африка һәм Азия илләрендә гаилә тарихын өйрәнү чыганагы буларак азатлык хәрәкәте катнашучыларының документлары» дигән түгәрәк өстәл узды. Очрашуны КНИТУ-КАИның техник көллияте оештырды.

Киңәшмәдә КАИ ректоры киңәшчесе профессор Юрий Гортышов һәм көллият директоры - педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Сибгатова чыгыш ясады. Чарада катнашучылар дәһшәтле еллар вакыйгаларының кешеләр язмышында нинди эз калдыруы турында сөйләделәр.
Четаев исемендәге фәнни-техник китапханә оештырган китап күргәзмәсе түгәрәк өстәлгә очраклы рәвештә генә килмәгән. Экспозиция өчен сайланган мемуарлар һәм документлар, шул исәптән КАИның хәрби тарихы бу теманы төрле аспектларда ачты.
– Без күтәргән тема Россия өчен генә түгел, ә Татарстан өчен дә актуаль, ди Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова.
Сүз уңаеннан, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин - Россия Азия һәм Африка халыклары белән теләктәшлек һәм хезмәттәшлек комитетының попечительлек советы әгъзасы булып тора. Республикада традицион рәвештә «Россия - Ислам дөньясы» Халыкара икътисадый форумы уздырыла. Әле яңа гына спорт уеннары тәмамланды һәм Казанда узачак БРИКС илләре саммитына соңгы әзерләнүләр алып барыла.

Очрашуда студентлар да үз бабалары хакында сөйләде. Техник көллият студенты Булат Бердников Ленинград оборонасында батырларча һәлак булган бабасы турында презентация әзерләгән иде. Ә КНИТУ-КАИның Халыкара әзерлек бүлеген тыңлаучылар Субхаджит Адхикари (Һиндстан) һәм Румаисса Гхали (Алжир) үз гаиләләрендәге драматик вакыйгалар турында сөйләделәр.
Яшь буын үткәнен белергә, тарихны сакларга тиеш. Үткәнне белмәсәк, киләчәгебез юк.

Зилә Гыйльманова,
1 курс студенты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре