Көч ведомстволарыннан ялган документлар җибәрү очраклары нык арткан

Россиядә 2023 елдан Федераль иминлек хезмәте (ФСБ), Роскомнадзор һәм башка дәүләт структуралары исеменнән ялган документлар җибәрү очраклары бик нык арткан. Белгеч Игорь Бедеров “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, мошенниклар алдау ысулларын һаман саен камилләштереп тора: шәхси мәгълүматларны кулга төшерә, ясалма фәһем мөмкинлекләреннән файдалана. Шул ук вакытта алар еш кына ФСБ, Роскомнадзор, Тикшерү комитеты, прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Росфинмониторинг кебек көч ведомстволары исеменнән эш итеп куркыта, дип билгеләп үткән ул.

Мондый хатлар гадәттә булмаган штраф түләтү, вируслы программа урнаштыру яки шәхси мәгълүматларны тапшыру таләпләреннән тора. Моннан тыш “ялган җитәкче” ысулы кулланыла: компанияләр хезмәткәрләренә, имештер, җитәкчеләреннән ялган күрсәтмәләр юллана. 

Белгеч сүзләренә караганда, хокук саклау органнары мөһим документларны электрон почта яки мессенджер аша  бик сирәк очракларда гына җибәрә. Хат скан рәвешендә генә килеп, рәсми белешмә хезмәтләре аша аны тикшереп булмаса, димәк, биредә мошенник кулы уйный, дигән сүз.

Россия Банкы мәгълүматларына караганда, быел 6 ай эчендә аферистлар 13,2 миллиард сум чамасы урлаган. Банклар шуның 6,45 процентын (850,3 миллион сум) гына кире кайтара алган. Шул ук вакытта Татарстанда агымдагы елның 10 аенда мошенниклар республикада яшәүчеләрдән 4,5 миллиард сум урлаган. Узган елның шушы ук чорындагы күрсәткеч (4,7 миллиард сум) чамасы бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре