Әйтик, Рамил Шәрапов бүген Яңа Кенәр авылында концерт куярга тиеш булган. Ул социаль челтәрдә концертын күчерү турында хәбәр итте.
«Хәерле көн, дуслар! Урамда – «полный апокалипсис»... Шуңа күрә сезгә бер мәгълүмат бар. Кемнәр безнең концертка бүген җыенган иде – безнең Яңа Кенәрдә концертыбыз булырга тиеш иде. Буран булу сәбәпле, минем сезне дә, үземнең төркемне дә куркыныч астына куясы килми. Концерт февральгә күчерелә. Дөрес аңларсыз, дип уйлыйм. Монда өйдән чыгып булмый. Шуңа күрә сау-сәламәт булыйк, әле күрешербез. Әйдәгез, үзебезне саклыйк, өйдә генә булыйк, яме? Рәхмәт аңлавыгыз өчен», – дип сөйли ул.
Гөлназ Асаева да ире Вилли белән юлда тоткарлыкка эләккән. Аларның Түбән Новгород өлкәсе Актау авылыннан Уфага концертка барулары. Гөлназ Асаева трассада берничә километрга сузылган тоткарлыкны видеога төшергән: «Урау юл аша да узып карарга булдык. Концертка барып җитә алмабыз инде», – дип борчылып сөйли җырчы. Соңрак инде юлның бөтенләй ябылуы турында да яза. «Бүген кайтып җитә алсак яхшы булыр иде», – дип тә өстәгән ул.
Дилә Нигъмәтуллина туган авылында калган. Дус кызы белән юлга чыгарга тиеш булганнар. «Без бу карны озак көттек. Аеруча мин көттем. Рәхәтләнеп көрибез хәзер. Ишек ачылмый да иде, – дип сөйли ул кар көрәгәнен күрсәтеп.
Җырчы, алып баручы Миндияр Шәймәрданов Казанда ишек алдында батып калган. Ул үзенең кар көрәвен күрсәтеп: «Биек машина белән йөрү икендер инде ул», – дип тә язган.
Җырчы, юморист Илдар Ямалиев язылучыларына Саратов шәһәреннән сәлам юллаган. Анда буран туктавы турында сөйли ул. Татарстандагы һава торышы белән дә кызыксына.
Барлык юлдагыларга да барасы җирләренә исән-имин барып җитүләрен телибез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез