Татарстанда көчле давыл чыгуы турында кисәтү игълан ителде. Кисәтүне республиканың Гидрометеорология үзәге таратты.
Бүген, 30 апрельдә, көндез һәм кич Татарстанның кайбер районнарында көньяк-көнбатыштан секундына 25 метрга кадәр тизлек белән исүче көчле җил көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе республика халкына урамга чыкмаска, бина эчендә булырга киңәш итә. Шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска кирәклеге искәртелә.
Көчле җил чыккан чакта урамда булган очракта җир асты кичүенә яки биналарның подъездларына яшеренергә киңәш ителә.
Урамда реклама һәм элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләре һәм биек агачлардан ераграк торырга кирәклеге хакында да кисәтәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез