Көчле җир тетрәү сәбәпле 622 кешенең гомере өзелгән

Әфганстанда бик көчле җир тетрәү (көче –6 балл) булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, кимендә 622 кешенең гомере өзелгән, 1,5 меңнән артыграгы җәрәхәтләнгән. Бу хакта Россия массакүләм мәгълүмат чаралары илнең Эчке эшләр министрлыгы һәм RTA дәүләт агентлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Җир тетрәү 1 сентябрьгә каршы төндә Кунар провинциясенең берничә округында, шулай ук күрше төбәкләрдә булган. Нургал, Соккай, Ватапур, Маноги һәм Чапа-Дара районнарына бигрәк зур зыян килгән. Нангархар һәм Лагман провинцияләрендә дә һәлак булучылар бар. Кабулда, шулай ук Пакьстанның Хайбер-Пахтунхва провинциясендә җир тетрәү сизелгән.
Талибларның рәсми вәкиле Зәбиулла Мөҗәһит урыннардагы хакимиятләрнең кешеләрне коткару өчен барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәргә чакырган. Нургал округында берничә авыл тулысынча җир астында күмелеп калган. Әле тагын йөзләрчә авылны шундый ук язмыш көтәргә мөмкин.

Хакимияттәгеләр кисәткәнчә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр санының үсү ихтималы бар: коткаручылар ерактагы районнар белән элемтәгә керә алмаган әле.
Әйтергә кирәк, Әфганстанда соңгы ике ел эчендәге иң көчле җир тетрәү бу. 2023 елның октябрендә илнең көнбатыш провинцияләрендә көче 6,3 баллга тигез булган көчле җир тетрәүдән 1,5 меңгә якын кешенең гомере өзелгән, тагын ике меңенә зыян килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре