Көчле җир тетрәвеннән соң җимерекләр астында калган кешеләр социаль челтәрләр аша ярдәм сорый, якыннары белән бәхилләшә

Кичә Төркиядә көчле җир тетрәвеннән соң меңләгән йорт җимерелде. Җимерелгән биналар астында тозакта калган кешеләрнең күбесе ярдәм сорап социаль челтәрләрдә яза. Кешеләр аларны кая эзләргә икәнен аңлатырга тырыша, өйдә тагын кемнәр булуын да шәрехлиләр. Аларның күбесе һава җитмәүдән зарлана, туганнарына-якыннарына ярату сүзләрен язып, бәхилләшүчеләр дә бар. Бу хакта "НТВ" телеканалы хәбәр итә.

Төркия хакимияте хәбәр иткәнчә, 7,8 меңнән артык кеше коткарылган, 2 379 кеше һәлак булган, 14,5 меңгә якын кеше яраланган. Төркиядә 12 февральгә кадәр гомуммилли матәм игълан ителде. Сүриядә рәсми булмаган чыганаклар мәгълүматлары буенча 1 060 кеше үлгән, 2 400 кеше зыян күргән. Рәсми рәвештә Сүрия Сәламәтлек саклау министрлыгы 656 кешенең үлемен раслый һәм һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны артачак, дип искәртә. Анда шулай ук коткару операцияләре бара.

Күп кенә илләр, шул исәптән Россияне дә, җир тетрәүләрдән зыян күргән илләргә ярдәм юллаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре