Казан аэропорты сайтыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Шереметьевога ким дигәндә ике рейс тоткарлана.
Түбән Камадан Шереметьевога оча торган рейс 16:45 кә күчерелде. Алга таба да тоткарлыклар булуы ихтимал.
Моңа кадәр Мәскәү аэропорты һава торышы начар булу сәбәпле 12:00 гә кадәр рейсларны кабул итмәячәге турында игълан иткән иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез