Башлангыч мәгълүматларга караганда, яшь спортчы коега егылып төшкән. Тикшерүчеләр фаҗигане бәхетсезлек очрагы буларак карый.
“Раменскоеда 19 яшьлек рапира остасы Андрей Соловьев һәлак булган. Ул коега егылып төшкән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига бәхетсезлек очрагына бәйле”, – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Фаҗигагә бәйле тикшерү оештырылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый һәм фаҗига булган көнне спортчы белән аралашкан кешеләрдән сорау ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез