Газетага язылу

Көек бистәсендә микроавтобус тизлек белән йортка килеп бәрелгән

Казанның Көек бистәсендәге «Светлый» торак комплексында микроавтобус тизлек белән йортка килеп бәрелгән һәм тишек хасил булган. Җирле телеграм канал хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәте 12 нче кварталда төнлә булган.

Әлеге хәл биредә яшәүчеләрне битараф калдырмаган.

"Ә сез "Светлый"да ныклы йортлар бар дип уйлаган идегезме әллә? 4 подъездлы йортны бер ай эчендә төзеделәр, нәтиҗәләрне үзегез ясагыз!",- дип язган бер комментатор.

Икенче берәү: "Ә мине торак зонасы территориясендә кайчанга кадәр «очачаклар»ы кызыксындыра. Ярый җәяүлеләр булмаган", - дигән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре