Янгында кеше һәлак булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төнлә ведомствога 15нче квартал урамындагы өч катлы йортның икенче катындагы бер бүлмәле фатирда янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешкән.
Ут 40 квадрат мәйданны ялмап алган. Янгынны сүндергәндә 56 яшьлек ир-ат мәете табылган. Янгын сүндерерлмәгән тәмәкедән чыккан дип фаразлана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез