Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Без булышабыз» колл-үзәге эшендә катнашты. Ул Казаннан пенсионер хатын-кыз шалтыратуына җавап бирде һәм өлкән яшьтәге кешеләрне борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Хатын-кыз өйдән чыкмаска кирәклеген сөйләде һәм азык-төлек һәм дарулар китерү белән ярдәм сорады. Рөстәм Миңнеханов тиешле ярдәмнең оештырылачагын вәгъдә итте.
"Барысы да узачак - бераз түземлек кирәк", - дип ассызыклады Президент.
Ул шулай ук колл-үзәк хезмәткәрләрен өлкән буын кешеләреннән ярдәм итү турындагы үтенечләргә оператив җавап бирергә өндәде: «Без өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгыртырга һәм алар уңайсызлыклар кичермәсен өчен барысын да оештырырга тиеш».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез