Казанның Колхоз базары янәшәсендә, Гаяз Исхакый урамында, өч катлы кунакханә пәйда булачак. Тарихи-мәдәни экспертиза белгечләре төзелеш проектын уңай бәяләгән. Бу хакта “Татар-информ” Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты мәгълүматларына таянып яза.
Төзелеш өчен бирелгән җир кишәрлеге Вахитов районында Мәскәү, Таҗи Гыйззәт, Гаяза Исхакый һәм Галиәсгар Камал урамнары белән чикләнгән кварталда урнашкан. Кишәрлек мәйданы – 449 квадрат метр, булачак бинаның мәйданы – 372 квадрат метр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез