Газетага язылу

Коммерциясез оешмаларга хисапларны электрон рәвештә тапшыру зарурлыгын искә төшерделәр

Быел 1 гыйнвардан коммерциясез оешмаларның барлык хисаплары, бердәм расланган формада, бары тик электрон рәвештә генә кабул ителәчәк.

  Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте шул хакта искә төшерде. Коммерциясез оешмаларга 2025 елгы эшчәнлекләре буенча хисапларны 2026 елның 15 апреленә кадәр тапшырырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре